Бу сезонда «Ак Барс» белән «Нефтехимик» өченче тапкыр очраша

14 сентябрьдә Казанда «Ак Барс» 3:1 исәбе белән җиңде, 8 октябрьдә Түбән Камада «Нефтехимик» 3:0 исәбе белән җиңү яулады

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Континенталь хоккей лигасының чираттагы матчында – Россиянең Ачык чемпионатында Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән очраша.
Очрашу «Татнефть-арена» Боз сараенда 19 сәгатьтә башлана. Судья бригадалары составында барсы да мәскәүлеләр - Михаил Бутурлин, Константин Оленин, Виктор Бирин, Алексей Медведев, дип белдерде "барслылар" матбугат хезмәте.