Апаста "Милләтләр кроссы-2019" ярышларында катнашырга чакыралар

Көзге спорт бәйрәме 10.00 сәгатьтә башлана.

(Апас, 19 сентябрь, "Татар-информ, "Апастово-информ"). 20 сентябрьдә Апасның Яр буенда “Милләтләр кроссы-2019“ ярышлары уза. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышка балалар бакчасына йөрүче балалар, мәктәп командалары, җитәкчеләр, хезмәт коллективлары һәм өлкән буын, гомумән, барлык район халкы чакырыла.

Көзге спорт бәйрәме 10.00 сәгатьтә башлана.