КДФИИ да I Бөтенроссия Универсиадасы җиңүчеләре бүләкләнде

Бүген I Бөтенроссия Универсиадасы ярышлары тәмам

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан дәүләт финанс-икътисад институтында I Бөтенроссия Универсиадасын ябу тантанасы узды. Россия югары уку йортларының спортка гашыйк җиңүче студентларын бүләкләү тантанасында Россия студентлар спорты берлеге рәисе Олег Матыцин, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
Тантана бүген генә узган волейбол һәм шахмат буенча ярышларда беренче, икенче, өченче урыннарны яулаган спортчыларны бүләкләү белән башланып китте.
Хәлил Шәйхетдинов чыгышында иң элек илкүләм универсиаданы югары дәрәҗәдә оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Ул җиңүчеләрне тәбрикләү белән беррәттән, студентлар спорт уеннарының тәмамлануының берникадәр моңсу булуын да билгеләп узды. “Россия спорты киләчәгенең ышанычлы кулларда булуы сөендерә. 2013 нче елда биредә Бөтендөнья Универсиадасында очрашырга язсын”, - дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов.
Олег Матыцин да Хәлил Шәйхетдиновның фикерен хуплап, Бөтенроссия универсиадасына нәтиҗәләр чыгаруның моңсу булуын ассызыклады. “Мин спортка мөкиббән студентларның шундый дәрәҗәле ярышларда катнаша алуына ак көнләшү белән карыйм. Ниһаять Бөтендөнья универсиадасын янә Россиядә уздыру бәхете елмаячак. 2013 нче елда ул Казанда узачак. Студентлар өчен чын бәйрәм оештырырга омтылган, ярышлар өчен уңайлы шартлар тудырган ТР Президентына, ТР Хөкүмәтенә, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы җитәкчелегенә, югары уку йортлары ректорларына зур рәхмәт. Спортка өмет баглаган хыялларыгыз тормышка ашар дип ышанам”, - дигән теләкләрен ирештерде Олег Матыцин.
Котлау чыгышларыннан соң тантанада Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.