Казанга янә FISU башкарма комитеты әгъзалары килә

Студентлар арасында бокс буенча III дөнья чемпионаты кысаларында Казанга FISU вәкилләре килә
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Студентлар арасында бокс буенча III дөнья чемпионаты кысаларында Казанга FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) вәкилләре киләчәк.

Алар арасында – FISUдан мандат комиссиясе өчен җаваплы Доржсурен Джаргалсайхан (Монголия), халыкара медицина комиссиясе рәисе немец Питер Катзмайер бар, шулай ук Синиша Яснич (Сербия) – FISU башкарма комитеты әгъзасы, ул Халыкара техник комиссияне җитәкләячәк. Казанда Бөтендөнья Универсиадасын үткәрү хокукын яулау өчен көрәшкән вакытта Синиша Яснич FISUның бәяләү комиссиясе составына да кергән иде.

Өстәвенә, ярышларга AIBA (Халыкара һәвәскәрләр боксы федерациясе) рәисе: Айени вице-президенты (Нигерия) һәм техник вәкил, профессор Агхайян Абиев (Әзербайҗан) та килер дип көтелә. Чемпионатның директоры – Лориен Брил (Бельгия), дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, дөнья чемпионатның тантаналы ачылыш иртәгә “Арена”да була.