Җиңел атлетика буенча район беренчелегенә мәктәп укучылары көч сынаша

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар аннары Казан шәһәре беренчелегендә үз районы данын яклап катнашачак
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның 8 нче гимназиясе стадионында (Латыш укчылары ур., 15) гомумбелем бирү учреждениеләре арасында җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге үткәрелә. Анда Совет районының 33 мәктәбеннән 660тан артык укучы катнаша.
«Крылья Советов» паркында (Копылов ур., 2)  исә Авиатөзелеш районы мәктәпләрендә укучылар көзге җиңел атлетика кроссы уза.
Нәтиҗәдә, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга истәлек бүләкләре бирелә, соңыннан алар җиңел атлетика кроссы буенча Казан шәһәре беренчелегендә үз районы данын яклап катнашачаклар, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
20 сентябрь көнне «Тасма» (Гагарин ур., 56) һәм «Электрон» (Кызыл пожарник ур., 1) стандионнарында сәгать 10.00да футбол буенча Казан шәһәре беренчелеге һәм чемпионат була. Ул 6 төрле яшь төркемнәре арасында үткәрелә.