I Бөтендөнья Универсиадасының финал этабы уеннарына бүген нокта куелачак

I Бөтендөнья Универсиадасы нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы узачак
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). I Бөтендөнья Универсиадасының финал этабы финиш сызыгына якынлашты. Йөзү буенча ярышлар тәмамланды, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол һәм шахмат буенча ярышлар төгәлләнеп килә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында Бөтенроссия Универсиадасының матбугат хезмәте.
Бүген 15 сәгатьтә Казан дәүләт финанс-икътисад институтының спорт залында Россия югары уку йортларының Универсиада уеннары тантаналы төстә ябылачак. Аның нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе 16 сәгатьтә “Баскет-холл” да узачак. Аңа кадәр 12 сәгать 30 минутта ТР Эчке эшләр министрлыгының өйрәнү үзәгендә волейбол буенча финал матчы көтелә.
РФ субъектлары җыелма командалары арасында гомуми команда беренчелеге нәтиҗәләре буенча, 8 спорт төре буенча Татарстан 494 очко белән лидерлыгын саклый. Әлегә Татарстанның спортчы студентлары исәбендә ике алтын, алты көмеш һәм тугыз бронза медале. 462 очко белән Приморье крае – икенче урында, 251 очко белән Омск өлкәсе – өченче урында.
Татарстан данын медальләр белән яклауда ТДГПУ, КДЭУ һәм Кама дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе студентларының өлеше зур.