Бүген «Ак Барс» Магнитогорскида «Металлург» белән очраша

Принципиаль көндәшләрнең очрашуы «Спорт» каналыннан турыдан-туры трансляцияләнә
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Ак Барс» чит мәйданда өченче уенын уздырачак. Бу юлы казанлылар күптәнге принципиаль көндәше –Магнитогорски «Металлург» ы белән очраша. Әлегә 6 уеннан соң 14 очко туплап, Казан командасы турнир таблицасының 5 нче, 7 уеннан соң 12 очко җыйган «металл коючылар» – 10 нчы баскычында бара.
Идел буе һәм Урал командаларының Континенталь хоккей лигасы кысаларында бу беренче очрашуы. Моңа кадәр ил чемпионатында көндәшләрнең 59 тапкыр очрашуы мәгълүм. Статистика көчләрнең тигез булуын тагын бер кат исбатлый. Матчларның 28 ендә җиңү Казан клубы файдасына булган, 4 уен уртак исәпкә тәмамланган. Магнитогорски хоккейчылары 27 тапкыр өстен чыккан. Узган сезонда «барс»лар Урал командасы белән өч тапкыр очрашты. Казанда узган беренче уенда кунаклар буллитлар буенча 2:1 исәбенә өстен чыкса, Магнитогорскида узган ике матч 2:1 һәм 4:1 исәбенә «Ак Барс» файдасына тәмамланган иде.
Бүген Магнитогорскида «Металлург» –«Ак Барс» очрашуы Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана. Уен «Спорт» каналыннан турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Матчның хөкемдарлары – Вячеслав Буланов, Рафаэль Кадыйров, Артур Кулев һәм Виктор Томилов составындагы судьялар бригадасы. Бу очрашудан соң Зиннәтулла Биләлетдинов дружинасы Уралда тагын ике уен уздыра. 21 сентябрьдә казанлыларны «Трактор» (Чиләбе), 23 сентябрьдә – «Салават Юлаев» (Уфа) кабул итә.