“Казаночка” волейболчылары үзләренә Россия Кубогы ярымфиналында катнашу хокукын яуладылар

“Казаночка” волейболчылары үзләренә Россия Кубогы ярымфиналында катнашу хокукын яуладылар

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Казанда хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча узучы Россия Кубогы чирек финалы этабында “Казаночка” волейболчылары ике матчта да җиңү яулады һәм шул рәвешчә үзләренә алдан ук ил Кубогының ярымфинал этабында катнашу хокукын тәэмин итте.

Казанда бу көннәрдә Суперлига дебютантлары – Чиләбенең “Автодор-Метар”ы, илнең соңгы еллардагы иң яхшы командасы Липецкиның “Стинол”ы һәм беренче лига клубы Пензадан “Университет-Визит” чыгыш ясый.

Беренче матчта “Казаночка” нәкъ менә “Университет” белән очрашты. Беренче партияне 26:24 исәбе белән җиңеп, хуҗалар калган ике сетта да көчлерәк булып чыкты. 3:0 – “Казаночка”ның яңа сезонда тәүге рәсми уенының нәтиҗәсе әнә шундый.

Кичә волейболчы кызларыбыз “Стинол” командасын да 3:0 исәбе белән отты һәм үзләренә ил Кубогы ярымфиналына юллама алды. Бүген хуҗаларга чирек финал этабының соңгы матчын үткәрергә кирәк булачак – 17.45тә “Баскет-холл”да “Казаночка” – “Автодор-Метар” матчы башлана.