"Нефтехимик" чемпионатта беренче җиңүгә иреште

"Нефтехимик" чемпионатта беренче җиңүгә иреште

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Җиһангиров). Яңа сезон Түбән Каманың хоккей клубы өчен уңышсыз башланды. Всеволод Елфимов уенчылары Новокузнецкида үткәргән матчның бишенче турына кадәр Түбән камалыларның "җиңү" графасында "ноль" тора иде. Новокузнецкиның спорт сарае бозында бер сәгать уйнауның нәтиҗәсе - 2:1 исәбе белән Түбән камалылар файдасына.

"Нефтехимик"ның бишенче турдан соң үз исәбендә - дүрт очко һәм турнир таблицасыенда ахырдан бишенче урында тора.