Әлки футболчылары республика беренчелегенең финалына чыкты

Финал уеннары Казанда “Рубин” футбол кыры базасында сентябрьдә була

 (Казан, 19 август, “Татар-информ”). Әлки районының егетләр командасы “Рубин” футбол клубы призларына республика беренчелегенең финалына чыкты.

Балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) тренер-укытучысы Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге футболчы егетләр, республика беренчелегенең икенче әйләнешендә Балык Бистәсе командасын 6:0, чистайлыларны 2:1 исәбе белән отып, 2 җиңү яуладылар. Финалда алар республиканың иң көчле 8 командасы арасында уйнаячак. Финал уеннары Казанда “Рубин” футбол кыры базасында 12-14 сентябрьдә була, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.