Казан һәм Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015 Берлинда тәкъдим ителгән

Биредә чемпионат талисманнары Итил һәм Алсу балаларны да, аларның ат-аналарын да битараф калдырмый.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015нең презентация десанты шушы көннәрдә Берлинда уза торган Спортның су төрләре буенча Ауропа чемпионатында тәкъдим ителә.

“Без Казан һәм Спортның су төрләре буенча көтеләчәк 16 нчы чемпионат презентацияләре сериясен дәвам иттерәбез. Ауропа чемпионатында Россия җыелмасы лаеклы төстә чыгыш ясый, һәм без Казанда булачак чемпионатка спортчылар һәм гади җанатарлар тарафыннан да зур кызыксыну күзәтәбез”, - дип билгеләп үтте “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Михаил Зотов.

Биредә чемпионат талисманнары Итил һәм Алсу балаларны да, аларның ат-аналарын да битараф калдырмый. Идәндәге 3D – наклейка зур популярлыкка ия, биредә җанатарлар Казан Кремле фонында хай-дайвинг вышкасыннан сикерү төшерелгән истәлекле фотосурәт артыннан чиратка тезелә.

Тамашачылар өчен тагын бер сюрприз “өстәмә реальлек” булды – алар Казан һәм аның истәлекле урыннары – Кремль, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Петропавловск соборы һәм чемпионат кысаларында җәлеп ителәчәк спорт объектлары “Казан Арена” һәм Спортның су төрләре сарае буенча виртуаль сәяхәт кыла ала. Бу хакта Спорт проектлары башкарма дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.