Кичә Универсиаданың төп символын Уфада каршы алдылар

Шәһәрнең Универсиада уты касәсен кабызу хокукы Универсиада-2011 җиңүчесе Ринат Киреевка бирелде

 (Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Кичә XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары утын Башкортстан Республикасы башкаласы – Уфа халкы күрде.

38 факел йөртүче Универсиаданың төп символын шәһәрнең урамнары һәм мәйданнары буйлап алып барды. Ут эстафетасының озынлыгы 7 км тәшкил итте, дип хәбәр итә “Башинформ” МА.

Эстафета Яшьләр сарае алдындагы мәйданда башланды. Монда күпсанлы тамашачыларның күңелләрен шәһәрнең иҗади яшьләре күтәрде, соңыннан аларны ут “сакчылары” һәм мактаулы кунаклар: ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, БР Дәүләт Җыены рәисе Константин Толкачев, БР яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта һәм Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Дилмөхәммәтов сәламләде.

Факелны тапшыру һәм кабызу тантанасы Константин Толкачев һәм Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды, соңыннан ут Паралимпиадаларның күп тапкырлар рекордсмены Оксана Савченкога тапшырылды.

Уфада ут эстафетасында шәһәрнең иң яхшы студентлары, волонтерлар, иҗтимагый оешма вәкилләре, танылган спортчылар факел йөртүчеләр булды. Алар арасында – бобслей буенча ХХ Олимпия уеннары көмеш призеры, Европа чемпионы, дөнья чемпионатлары призеры Алексей Селиверстов, Россия чемпионатлары призеры, Европа беренчелеге җиңүчесе Нияз Фәйзуллин һ.б.

Эстафета Салават Юлаев исемендәге мәйданда төгәлләнде. Шәһәрнең Универсиада уты касәсен кабызу хокукы авыр атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, Универсиада-2011 җиңүчесе Ринат Киреевка бирелде.

Җыелганнарга сәламләү сүзе белән парламент җитәкчеләре - Константин Толкачев һәм Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.

“Кадерле уфалылар, бүген шәһәребез һәм республика тормышында тарихи көн, - диде Константин Толкачев. – Универсиада уты - беренче тапкыр безнең республикада, бәйрәм тарихында беренче тапкыр без аның шаһитләре булдык. Безнең республикада 13 спортчы Универсиадада катнашачак, һәм без аларны призерлар исемелегендә күрергә телибез”, - диде БР Дәүләт Җыены рәисе.

 “Исәнмесез, кадерле уфалылар! Казаннан сәлам, - дип җыелганнарга мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин. - Көтеп алынган Бөтндөнья җәйге универсиада уты континентлар, шәһәрләр һәм РФ субъектлары буйлап хәрәкәт итә. Бүген ул Татарстан чигенә җитте һәм матур Уфа шәһәренә килде, һәм без бу вакыйгага шат.

Кадерле дуслар, Универсиаданы уздыруга безнең 5 ел әзерләнүебезне әйтәсе килә, 12 мең катнашучыны, 1 меңнән артык журналистны, 1 меңнән артык судьяны һәм күпсанлы җанатарларны каршы алачак спорт объектларын яңарттык. Кунакчыл Казан сезне көтә. Килегез, бергә спортчыларыбызның җиңүләренә куанырбыз. Бу – сәламәтлек, дуслык, яшьләр спорты бәйрәме!”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.