Башкортстанның Гафури районында милли көрәш бәйгеләре башлана

Башкортстанда Сабантуйлар кысаларында милли көрәш буенча аерым бәйгеләр үтә
(Уфа, 19 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда Сабантуйлар кысаларында милли көрәш буенча аерым бәйгеләр үтә.
Бу шимбәдә Гафури районында милли көрәш буенча ел да үткәрелә торган районара турнир башлана. Шушы төбәктәге берничә район көрәшчеләре катнашкан бу бәйге күренекле спортчы Илфат Рәҗәпов хөрмәтенә үткәрелә. Анда җәмгысе илледән артык көрәшче катнашырга теләк белдергән.
Гафури районындагы милли көрәш бәйгеләренә бәяне шушы төбәктәге ветеран спортчылар гына түгел, ә Уфадан барган күренекле көрәшчеләр дә бирә. Төрле үлчәмдәге көрәшчеләрнең чыгышлары, һәрвакыттагыча, үз номинациясендә билгеләнә.
Илфат Рәҗәпов призына милли көрәш буенча көч сынашу башлангычы белән Гафури районы хакимиятенең яшьләр эшләре бүлеге чыккан иде. Илфат Рәҗәпов бу төбәктә туып үскән һәм спортта югары үрләр яулаган талантлы спортчы. Бокс буенча Россия Федерациясенең атказанган спорт остасы ул. Дөнья һәм Ауропа күләмендәге ярышларда җиңеп чыгып алтын медальләр дә алды. Ә Россия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә җиңүенең исәбе дә юк инде.
2000 елда Илфат Рәҗәпов Сиднейда үткәрелгән Олимпия уеннарында да катнашты һәм матур күрсәткечләргә иреште.
Гафури районында милли көрәш буенча бәйгеләр ике көн дәвам итәчәк. Анда җиңүчеләр киләчәктә республика күләмендә оештырылачак милли көрәш турнирында катнашу мөмкинлеген ала.