Хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча узган Россия Чемпионатында татарстанлыларга бәхет елмаймады

Хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча узган Россия Чемпионатында татарстанлыларга бәхет елмаймады

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казанда хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия Чемпионатына нокта куелды.

Россиянең Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Красноярски, Кемерово, Новосибирски, Чабаксар, Пермь, Ставрополь шәһәрләреннән, Краснодар крае, Абакан, Бурятия һәм Мордовиядән 100 гә якын алдынгы спортчы арасында, кызганычка каршы, Татарстан данын яклаган биш көрәшче хатын-кызның берсенә дә беренче өчлеккә эләгү бәхете тәтемәгән.

Ике көнлек ярышларның йомгаклары буенча, халыкара класслы спорт мастеры Наталья Смирнова гына 51 кг авырлык категориясенә кадәр көрәштә бишенче урынга лаек була. Узган Чемпионат нәтиҗәләре буенча, агымдагы елның көзендә үтәчәк Ауропа Чемпионатында катнашу хокукына ия булган Россия җыелма командасы вәкилләре дә билгеле булды.

48, 51, 55, 59, 63, 67 һәм 72 кг авырлык категорияләрдәге ярышларда беренчелекне Тыва-Красноярскидан Лариса Ооржак, Красноярскидан Алена Адашинская, Мәскәүдән Наталья Гольц, Иркутскидан Наталья Иванова, Бурятиядән Любовь Волосова, Мәскәү өлкәсеннән Анна Шамова һәм Санкт-Петербургтан Елена Перепелкина яулаган.