Дмитрий Губерниев: “Безнең илдә спорт тагын да яхшырак була алыр иде...”

Кама Аланы Боз сараена фигуралы шуу буенча тренер кирәк

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Танылган журналист, спорт комментаторы Дмитрий Губерниев белән бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында очрашу булды. Ул үзенең журналистика өлкәсендә булган тәҗрибәсе белән уртаклашты, хезмәттәшләренең сорауларына җавап бирде. Әлеге чара ТР Матбугат көне уңаеннан оештырылды.

“Журналистлар бер-берсенең ничек эшләвен тикшермәскә тиеш. Хезмәттәшең хакында бары яхшыны гына сөйләргә мөмкин, я бөтенләй дә сөйләмә. Безне шулай өйрәттеләр”, - диде ул һөнәре турында сүз башлап. “Үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкарырдай, югары дәрәҗәдә профессионал журналистлар аз хәзер. Әгәр син бу һөнәрне сайлагансың икән, гап-гади әйберләрне белергә тиеш. Спорт журналистымы син, әллә сәясәтне яктыртасыңмы — анысы мөһим түгел. Сине теләсә нинди теманы яктыртырга җибәрергә мөмкиннәр. Президент Владимир Путин, премьер-министр Дмитрий Медведев һ.б. икәнен теләсә нинди журналист та өйрәнергә мәҗбүр. Башкалар алдында оятка калмас өчен булса да”, - диде Д. Губерниев.

Спорт журналисты булгангамы, хезмәттәшләре кунакка шул темага багышланган сорауларны күбрәк бирде. “Футбол буенча Дөнья чемпионатында безнекеләр финалга кадәр булса да барып җитәрләр дип уйлыйм. Ә финалда лаеклы рәвештә җиңелсәләр дә, безнең спортчылар өчен начар нәтиҗә булмас, минемчә. Футболчыларга, Олимпиадада чыгыш ясаган хоккейчыларга караганда, өметләр зуррак.

Хоккей буенча Дөнья чемпионатына килгәндә, әлбәттә, безнекеләр җиңәчәк. чемпионатны да җиңмәсәләр, нәрсә була инде аннары?!” - дип фаразлады спорт буенча шактый чараларны яктырткан журналист.

Ул шулай ук Казан волейбол хатын-кызлар командасының Дөнья Чемпионатында җиңүләренә шат булуын да әйтеп үтте. Футбол фанатлары оештырган тәртипсезлекләргә үзенең мөнәсәбәтен дә белдерде: ”Бу тәртипсезлекләргә каршы закон бар. Аны эшкә җигәргә кирәк. Санкт-Петербургта булган тәртипсезлекләргә килсәк, кайбер депутатларның моңа булган мөнәсәбәтен мин аңлап җиткерә алмыйм. Закон бар һәм ул үтәлергә тиеш”, - дип искәртте Д. Губерниев.

Татарстанның Кама Аланыннан килгән журналист үзләрендә булган чишелмәгән мәсьәләне кузгатты. Татарстанның бу почмагында Боз сарае бар, әмма менә 4 ел инде балалар белән шөгыльләнергә тренер юк икән. Сәбәбе — хезмәт хакының түбән булуы. “Татарстан кебек төбәктә тренерга хезмәт хакы түләр өчен финансларда кытлык икән, башка республикалар турында ни дияргә була инде? Мин бу мәсьәләне күзәтүгә алачакмын”, - диде Дмитрий Губерниев.