Балтачта беренче ясалма газонлы футбол кыры булдырылды

Ул «Балтач» сәламәтләндерү спорт үзәге янында урнашкан

 (Казан, 19 май “Татар-информ”). 2013 елның көзендә Республика тарафынаннан Балтач районына бирелгән балалар спорт-уен мәйданчыкларының берсе «Балтач» сәламәтләндерү спорт үзәге янында мини футбол өчен җиһазланганбулырга тиеш иде.  Ниһаять, бу футбол кырында эшләр тәмаланды, 12 май көнне җәелгән ясалма чирәм өстенә сызыклар сызылды, дип яза “Хезмәт ” басмасы.