420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Казанда футболчы Криштиану Роналдуның автографлы футболкасын 100 мең сумга саталар. Әлеге мәгълүмат “Юла” белдерүләр сайтында урнаштырылган.
Спортчының уйнаганда кигән футболкасы оригинал, 2011/2012 еллар сезонындагы, диелгән белдерүдә.
Сатучының башка белдерүләре арасында Лионель Месси һәм Неймар автографлары булган футболка бар. Анысы ике тапкыр арзанрак – 50 мең сум тора.