Питрәч хоккейчылары Татарстан беренчелеге чемпионнары булды

«А» төркемендә төп трофей өчен дүрт команда көч сынашты.

(Питрәч, 19 март, «Татар-информ»,«Питрәч-информ», Илшат Гайсаров). Узган ялларда «Питрәч-Арена» бозында ир-атлар арасында хоккей буенча республика беренчелегенә финал уеннары узды. «А» төркемендә төп трофей өчен дүрт команда көч сынашты. Анда Питрәч хоккейчылары беренче тапкыр республика чемпионнары булды. Бу турыда район матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан чемпионатында катнашучы республиканың иң яхшы хоккей командалары башта үзара турнир үткәрделәр, анда дүрт иң көчле команда ачыкланды: МНКТ, «Чирмешән», «Олимп», «Питрәч». Даими чемпионат нәтиҗәләре буенча финал уеннарына узган елгы чемпион — «Теләче» һәм Байлар Сабасыннан финалчы «Тимерхан» командалары эләкмәде.

Моңа кадәр район хоккейчылар «Б» төркемендә дүрт тапкыр республика чемпионнары булды, хәзер яңа үрләргә ирештеләр.

Беренче көнне ярымфинал уеннары узды. Беренче матчта МНКТ Казан командасы авыр көрәштә «Чирмешән» ХКны 7:4 исәбе белән отты. Аннары бозга «Питрәч» һәм «Олимп» (Мамадыш) чыкты. Беренче периодта кунаклар Питрәч хоккейчылар белән тигез исәпкә уйнады, ә аннары питрәчлеләр көндәшләрен тар-мар итте, 7:0 исәбе белән җиңү яулады.

Шуннан соң МНКТ һәм «Питрәч» ХК арасында Татарстан чемпионнары исеме өчен сезонның төп матчы узды. Күптән көтелгән җиңү яулап, Питрәч хоккейчылары (тренер Виктор Сорокин) беренче тапкыр республика чемпионнары булды. Бу команданың районның 90 еллыгына иң яхшы бүләге.