Әлмәт йөзүчеләре Россия Кубогы ярышларында тугыз медаль алган

Ярышларда Татарстан Республикасы составында Олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары Әлмәт данын яклады.

(Әлмәт, 19 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 11-13 март көннәрендә Пенза шәһәрендә йөзү буенча Россия Кубогы ярышлары этапларының берсе узды. Анда Татарстан Республикасы составында Олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары Әлмәт данын яклады. Бу юлы алар тугыз медальга лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Реналь Нәҗипов 4×100 м кушылган йөзү эстафетасында беренче, 4×100 м ирекле стиль белән йөзү эстафетасында икенче һәм 200 м комплекслы йөзү буенча өченче урынны алды.

Эдуард Вәлиәхмәтов 100, 200 һәм 400 м брасс белән йөзү буенча беренче урын, 200 м баттерфляй белән йөзү буенча өченче урынга лаек булды.

Егор Силачев 4×100 м ирекле стиль белән йөзү эстафетасында икенче урын иясе булды.

Спортчыларны һәм аларның тренеры Светлана Вәлиәхмәтованы зур җиңү белән котлыйбыз, диелгән хәбәрдә.