420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 20 март көнне, 14 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат үзәгендә татар көрәше үсешенә багышланган матбугат конференциясе була.
Спикерлар - Россия Көрәш Федерациясенең вице-президенты Равил Ногманов, Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов, көрәш буенча Россия чемпионнары Азат Нурмөхәммәтов һәм Булат Мусин.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.