Егетләр ышанычлы уен күрсәтте – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы баш тренеры "Авангард"ка каршы уздырган сериягә нәтиҗә ясады.

 (Казан, 19 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "Авангард"ка каршы сериядә җиңү китергән 6 нчы матчтан соң матбугат конференциясендә уенга үз бәясен бирде.

"Уен бик яхшы булды. Егетләр күтәренке кәефтә уйнады һәм ышанычлы уен күрсәтте. Тулаем серия дә кызыклы булды. Ике команда да яхшы, динамикага бай уен күрсәтте. Сергей Орлов сугышырга теләгәндә Денис Голубевның гамәле – сугышырга теләмәве, дисезме? Денис барысын да дөрес эшләде. Команда мәнфәгатьләрен кайгыртты", – диде Зиннәтулла Билалетдинов. 

Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогының Көнчыгыш конференция 1/2 финал раундында үз бозында "Авангард" командасын отты (5:0). Хәзер "Ак Барс"ны конференция финалында Магнитогорскиның "Металлург" командасы көтә.

"Металлург"ның яхшы команда икәнен беләбез. Бигрәк тә күплектә яхшы уйныйлар. Шуның нәтиҗәсендә күп матчта өстенлеккә дә ирешәләр. Яхшы, көчле команда, чемпионнар", – дип бәя бирде алда торган көндәшкә Билалетдинов.

Каләм әһелләре бүгенге матчта команда капитаны Александр Свитовның булмавы белән дә кызыксынды.

"Сәламәтлек белән бәйле", – дип аңлатма бирде баш тренер.