Казан спорт буенча бөтен Европага танылды - Михайлов

“Барысы да республика һәм шәһәр хакимияте ягынннан ныклы игътибар булуда”, - ди волейболчы

  (Казан, 19 март, «Татар-информ»). Казанның “Зенит” командасы волейболчысы Максим Михайлов Чемпионнар лигасының “Дүртле финалы” алдыннан Казанның Европа волейболы башкаласына әйләнүен күзаллавы турында белдерде.

“Барысы да республика һәм шәһәр хакимияте ягынннан ныклы игътибар булуда. Казан спортны үстерүне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип кабул итте һәм бу эш җимешләрен бирә”, - ди волейболчы, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте. – Казан спорт буенча бөтен Европага танылды. Казанда волейбол җанатарлары күп, әмма безгә башка командалар җанатарлары белән дә көрәшергә туры килә. Элек “Зенит” зур уңышларга иреште, хәзер “Динамо” хатын-кызлар командасы – Россиядә һәм Европада иң көчлесе”.