Вылегжанин һәм Крюков – классик стильдәге команда спринты финалында

Россия чаңгычылары икенче урын нәтиҗәсенә иреште

 (Сочи, 19 февраль, «Татар-информ», Алсу Сафина). Россия чаңгычылары Максим Вылегжанин белән Никита Крюков Олимпиадада классик стильдәге команда спринты финалына чыкты. “Лаура” комплексында чаңгы узышлары һәм биатлон ярышлары буена ярымфинал тәмамланды.

Россия чаңгычылары, Финляндия спортсчыларыннан 0,78 секундка артта калып, икенче урын алуга иреште.