Сочи Олимпиадасында россияле Заварзина тау чаңгысының слалом төре ярышларында “бронза”лы булды

Швейцариядән Патриция Куммер чемпион булды

 (Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 19 февральдә, Сочи Олимпия уеннарында сноубордчылары арасында параллель гигант слалом буенча медальләр уйнатылды.

Россияле Алена Заварзина, кече финалда австралияле Ина Мешикны узып, "бронза" медальгә ия булды.

Швейцариядән Патриция Куммер, төп финалда японияле Томока Такеутины артта калдырып, Олимпиада чемпионы булды, дип хәбәр итә “Весь спорт”.