Сочи Олимпиадасында хоккей буенча Россия җыелма командасы медаль өчен көрәшне тәмамлады

Казан “Ак Барс”ының элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдинов спортчылары финнарга оттырды

  (Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Сочида 2014 елгы Олимпиада уеннарында Россия хоккейчылары Финляндия командасына оттырды. Казан “Ак Барс”ының элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдинов спортчылары 1:3 исәбе белән финнарга оттырды.

Россия спортчыларының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов команда составына үзгәреш кертмәде. Команда составына янә Казанның “Ак Барс” командасы капитаны, сакчы Илья Никулин кертелмәде. Аның урынын өстәмә һөҗүмче буларак, Виктор Тихонов алды. Бердәнбер үзгәреш – чират тәртибе буенча капкадагы урынны Семен Варламов алды. Бүген Казан хоккейчыларыннан бозга сакчы Евгений Медведев һәм һөҗүм итүче Алексей Терещенко чыкты.

Олимпия уеннарында Россия һәм Финляндия җыелма командалары тарихында 6 матч, аларның 4есендә безнең төньяк күршеләр җиңүне бәйрәм итте.

Шулай итеп, Билалетдинов спортчылары 1:3 исәбе белән оттырды.

Ярымфиналда финнарны Швеция җыелма командасы көтә.

Финляндия – Россия – 3:1 (2:1, 1:0, 0:0).

Голлар: 0:1 Ковальчук (Дацюк, 7.51, б.), 1:1 Аалтонен (Контиола, 9.18), 2:1 Селянне (Гранлунд, 17.38), 3:1 Гранлунд (Селянне, Тимонен, 25.37, б.).