Россияле Вик Уайлд – Сочи Олимпиадасында параллель гигант слалом буенча ярышлар чемпионы

Хәзер Россиянең җыелма командасы активында 21 медаль

  (Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россия сноубордчысы Вик Уайлд Сочи Олимпиадасында параллель гигант слалом буенча ярышларта "алтын" медальгә ия. Финалда ул Швейцария спортчысы Невин Гальмариннан җитезрәк булды. Словения спортчысы Жан Кошир - “бронза”лы.