Казанда, ТРда беренче буларак, сугышу сәнгатьләре ачык фестивале булачак

18 спорт федерациясе фестивальдә мөмкинлекләрен хөкемгә сала, аларның 14е генә киңкүләм тамашачыга күрсәтмә тәкъдим ителә

 (Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 22 февраль көнне Казанның “Бокс һәм өстәл теннисы үзәге” спорт комплексы базасында беренче тапкыр Татарстанның сугышу сәнгатьләре ачык фестивале (фестиваль боевых искусств) була. Аны Россия сугышу сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә үткәрә.

Бүген республиканың үзәк матбугат чаралары вәкилләренә әлеге спорт форумы үзенчәлекләре турында шәрехләмә бирелде. “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында барган сөйләшүдә ТР Президенты киңәшчесе, Россия сугышу сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы президенты Фәрхат Хөснетдинов, әлеге филиалның башкарма комитеты башлыгы һәм фестивальнең ярыш программасы баш хөкемдары Александр Доренков, филиалның башкарма директоры һәм фестивальнең оештыру комитеты рәисе Евгений Китаев, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының массакүләм физик культура-сәламәтләндерү эше бүлеге әйдәп баручы консультанты Дмитрий Дорогов катнашты.

Ф.Хөснетдинов Россия сугышу сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы 2005 елның декабрендә оешу тарихы турында сүзен башлап, әлеге берлеккә Олимпия спорт уеннарына кермәгән төрләрнең 20 федерациясе тупланганын, аларның үсештәге спорт төрләре булуын һәм яңа төрләр барлыкка килсә, аның составына кушыла алуын белдерде. Россия сугышу сәнгате берлеге канаты астына, Е.Китаев сүзләренчә, 57 федерация кергән. Берлек ел саен сентябрьдә Анапада балалар-яшүсмерләр бөтенроссия һәм халыкара ярышлар, фестивальләр уздыра, быел да планлаштырыла. А.Доренков сөйләгәннәр буенча, Татарстанда моңарчы үзенең ярышларын 5-7 федерация уздырып килгән булса, хәзер 18 спорт федерациясе 22 февральдә булачак фестивальдә мөмкинлекләрен хөкемгә сала, шуларның 14е генә киңкүләм тамашачыга күрсәтмә чыгышлар һәм үзара ярышлар рәвешендә тәкъдим ителә. Аерым алганда, айкидо, армия кул сугышы, каратэ (WKF), комплекслы кара-каршы кул сугышы, Тай боксы, киокусинкай, ушу, кобудо, үз-үзеңне саклау комбаты, кэндо, сётокан, катнаш кара-каршы сугыш (ММА), капоэйра, кикбоксинг (К-1), кудо, сито-рю, фудокан, спортчан кул көрәше кебек төрләре фестивальдә карарга, үзенчәлекләрен өйрәнергә була.

Бу атнаның шимбәсендә фестивальнең сәгать 10да тантаналы ачылышы билгеләнгән, анда ТР Хөкүмәте әгъзалары катнаша, ярышларны республиканың бизнес-элитасы вәкилләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм спортчылар, тамашачылар карый. Федерация блоклары (бер блокка күп дигәндә 10 минут бирелә) буенча ярышларга килүчеләр Татарстанда беренче тапкыр бер үк залда берьюлы барлык танылган спортчы-сугышчыларны күрә ала. Моның төбәк һәм төбәкара ярышларның финалы булуына игътибарны юнәлтеп, А.Даренков, фестиваль рингында һәм татамида Россия спорт мастерлары, халыкара һәм бөтенроссия турнирлары җиңүчеләре, шәркый кара-каршы сугышчылары кара билдәмәләренә һәм гарби спорт федерацияләренең чемпион билдәмәләренә ия булганнар чемпион титулларын яклаячак, дип ярышларның җитдилегенә басым ясады.

Тамашаларга керү – ирекле, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр дә тамашачы сыйфатында килә ала, дип чакыра оештыручылар. Безнең фестиваль максаты – сугышу сәнгатен өйрәнү һәм спорт белән шөгыльләнү аша сәламәт һәм актив тормыш рәвешен пропагандалау, яшь буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, дип белдерә Фәрхат Хөснетдинов.

Нәтиҗәдә, шушы фестиваль Татарстан Республикасы буенча җыелма команда составына делегатлар сайлау мөмкинлеге бирә, дип игълан итте А.Доренков. Бактың исә, фестиваль ярышларында 150ләп спортчы катнаша, аларның 100ләбе - спорт мастеры. Аларның һәркайсы үзенең сәләтен һәм мөмкинлекләрен шундый сайлап алу сынавына куячак.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, “Татар-информ” вәкиленең фестиваль бюджеты һәм кем хисабына уздырылуы турында кызыксынуына, ТР Президенты киңәшчесе, Россия сугышу сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы президенты Фәрхат Хөснетдинов, республиканың тиене дә сарыф ителми аңа, бары ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы бина, бүләкләр, оештыру эшләрендә ярдәм күрсәтә, финанс чыгымнар исә - спортчыларның туганнары, танышлары хисабыннан, дип белдерде.