news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бию спорты буенча республика ярышлары уза

Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан килгән 400дән артык пар катнаша.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Олимп» мәдәни-спорт комплексы базасында бию спорты буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге ярышлары уза. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан килгән 400дән артык пар катнаша.

Массакүләм спорт төркемендә - 2015 елгы һәм аннан кечерәк, 2013 елгы һәм аннан кечерәк, 2011 елгы һәм аннан кечерәк, 2009-2010 һәм 2005-2008 елгы спортчылар, югары казанышлар спорты төркемендә исә 2011 елгы һәм аннан кечерәк, 2009-2010 елгы (һ.б.) спортчылар чыгыш ясый.

Тантаналы ачылыш кичке җидегә планлаштырылган. Ярышлар иртәнге тугызда старт алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100