Баулыда көрәш буенча ачык турнир узды

Ярышларда Баулы, Ютазы районнары, Башкортстанның Туймазы, Октябрьск шәһәрләре спортчылары катнашты

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Баулы шәһәренең 2 нче санлы балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе тарафыннан оештырылган турнир Баулы шәһәренең универсаль спорт залында узды. Ярышларда Татарстанның Баулы, Ютазы районнары, Башкортстанның Туймазы, Октябрьск шәһәрләре спортчылары катнашты.
1996-1998 елда туган малайлар арасында Исергәп авылы егете Денис Мөкатдисов (60 килограмм авырлык категориясендә) һәм Ильяс Хәмидуллин (70 килограмм) җиңде. 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында баулылы Анна Дегтярева (22 килограмм) һәм Альбина Катиева (35 килограмм).
Бу хакта “Хезмәткә дан” газетасы хәбәр итә.