Татарстанда бердәм спорт көне барлыкка килергә мөмкин

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев республикада яңа елда бердәм спорт көне кертергә тәкъдим итте
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев кичә булып узган Татарстан югары уку йортлары Ректорлар советы каршындагы тәрбия эшләре буенча координация советы киңәшмәсендә республикада яңа елда бердәм спорт көне кертергә тәкъдим итте.
Марат Бариев фикеренчә, һәр җирдә спорт белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән бердәм вакыт алга таба массакүләм физкультура дәресләрен тагын да нәтиҗәлерәк оештыру һәм мәктәпләр, югары уку йортлары, предприятиеләр, үзешчән командалар арасында спортның төрле төрләре буенча спорт туринирлары үткәрергә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
“Без бу системаны республика югары уку йортларында эшләп бетерергә тәкъдим итәбез, - диде министр. – Студентлар спорт залларына ярышларда катнашучылар яки җанатарлар сыйфатында килә ала, әмма процесс акрынлап аларны үз эченә бөтереп алачак һәм алар үзләре шөгыльләнә башлаячак. Укучыларга акрынлап ата-аналар, предприятиеләрдә эшләүче яшьләр дә кушылачак. Министрлык үз тарафыннан массакүләм спорт турнирлары үткәрү өчен спорт мәйданчыклары һәм объектлары тәкъдим итүдә теләктәшлек күрсәтергә әзер”.