Иртәгә «Ак Барс» принципиаль көндәше – Магнитогорски «Металлург»ы белән очраша

Иртәгә «Ак Барс» принципиаль көндәше – Магнитогорски «Металлург»ы белән очраша

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Тәнәфестән соң, иртәгә Суперлига командалары арасында хоккей буенча Россия Чемпионатының чираттагы тур уеннары башлана. Татарстан командалары аны үз бозыннан читтә уздыра. Бүген «Ак Барс» командасы Магнитогорскига юл алды. Иртәгә казанлылар принципиаль көндәшләре җирле «Металлург» командасы белән уйнаячак.

Казан клубының рәсми сайты хәбәрләренә караганда, Магнитогорскига киткән состав капкачылар Эш, Норонен һәм Кошечкинны, һөҗүмчеләр Петров, Шәфигуллин, Чаянек, Жуков, Зарипов, Зиновьев, Архипов, Морозов, Степанов, Обухов, Хентунен, Казионов, Алексеевны, сакчылар Жиру, Тюляпкин, Никулин, Рясенский, Первышин, Зубарев, Буравчиков, Емелин һәм Панинны берләштерә. Ә менә беренче удар звено уенчысы Евгений Медведев Уралдагы хоккей баталиясендә катнаша алмаячак. Узган атнада ил җыелма командасы составында катнашып, «Беренче Канал» кубогы ярышларының соңгы уенында имгәнү алган сакчы әлегә лазаретта.

Магнитогорски бозында уен Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана һәм ул «Спорт» каналыннан турыдан-туры трансляцияләнәчәк.