Башкортстандагы турнирда Татарстан көрәшчеләре берничә җиңү яулады

Турнирда Россиянең 12 төбәгеннән килгән 253 көрәшче һәм Казахстан Республикасы вәкилләре катнаша.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 15-18 ноябрьдә Уфада полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турнирында Татарстан көрәшчеләре берничә җиңү яулады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.Ярышларда ир-атлар (тугыз үлчәү категориясендә) һәм яшүсмерләр (сигез үлчәү категориясендә) катнаша. Башкортстан Спорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, турнирда Россиянең 12 төбәгеннән килгән 253 көрәшче һәм Казахстан Республикасы вәкилләре бил алыша. Башкортстаннан исә ярышларда 87 ир-ат һәм 135 яшүсмер катнаша.Ярышлар барган ике көн эчендә яшүсмерләр арасында җиңүчеләр ачыкланды. Финалда Башкортстан көрәшчеләре – дүрт, Татарстан вәкилләре – ике, Оренбург көрәшчеләре бер алтын медаль яулады. Яшүсмерләр арасында барлык үлчәү категорияләрендә дә Башкортстан спортчылары икенче урынны алды, алар барлыгы сигез көмеш медальгә лаек булды. Башкортстанның – 11, Татарстанның – ике һәм Оренбургның бер спортчысы өченче урынны яулады.Ир-атлар арасында тугыз финал очрашуының сигезендә Башкортстан вәкилләре өстен чыкты, 100 килограммнан югарырак үлчәү категориясендә Оренбург көрәшчесе җиңде. Башкортстанның – җиде, Татарстанның ике көрәшчесе көмеш медальгә лаек булды. Өченче урыннар түбәндәгечә бүленде: 15 җиңүче – Башкортстаннан, икесе – Пермь краеннан, берсе – Татарстаннан.