Кама Аланының спорт мәктәбенә боз ясый торган машина тапшырылды

Учреждениегә яңа техника федераль программа буенча бирелгән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә 7нче спорт мәктәбенә федераль программа буенча боз ясый торган машина бирелгән. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә.

«Боз ясый торган машина бик кирәк, чөнки искесе ватыла иде», — диде 7нче спорт мәктәбе директоры Артур Шакиров.

Яңа техникада махсус винтны биеклек буенча көйләргә була, ул бозның кирәкмәгән катламын кисә алачак. Яңа машина пәйда булу белән боз сыйфаты үзгәрде — хәзер ул ватылмый, ә өслеге тигез.