Азнакай көрәшчесе Бөтенроссия турнирында җиңү яулады

Бишенче тапкыр уздырылучы әлеге мәртәбәле бәйгедә быел илебезнең 10 төбәгеннән 140 спортчы бил алышкан.

(Азнакай, 18 октябрь, "Татар-информ", “Маяк”). Азнакай көрәшчесе Бөтенроссия турнирында җиңү яулады, дип яза җирле басма.

Бишенче тапкыр уздырылучы әлеге мәртәбәле бәйгедә быел илебезнең 10 төбәгеннән – Татарстан, Тыва, Хакасия, Новосибирск, Томск, Төмән, Кемерово, Омск, Красноярск, Алтайдан килгән 140 спортчы бил алышкан. 

Сабантуйлар үтеп, андагы көрәшчеләрнең исемнәре әле телдән төшәргә өлгемәде, шушы көннәрдә тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште. Шәһәр Сабантуенда баш батыр булып калган якташыбыз Айдар Алтынбаев Кемерово шәһәрендә узган “Себер кубогы” Бөтенроссия турнирында 100 килограмм авырлыкта беренче урын яулап кайткан!

– Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясарга тәкъдим иткәч, шатланып ризалаштым. Бу җиңү минем өчен аеруча кадерле, – ди спортчы.