“Динамо-Казан” – Дөнья кубогы иясе

Казанның “Динамо-Казан” туплы хоккей клубы үз тарихында тәүге тапкыр Дөнья кубогын яулады

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Дөнья кубогы Казанга кайта. Швециянең Сандвикен шәһәрендә узган финал очрашуында җирле “Хаммарбю” клубын 3:1 исәбенә җиңеп, Казанның “Динамо-Казан” туплы хоккей клубы үз тарихында тәүге тапкыр Дөнья кубогын яулады. Бу халыкара турнирда Россия данын шулай ук Мәскәү “Динамо”сы белән Кемеровоның “Кузбасс” клубы яклаган иде. Беренчесе чирек финалдан төшеп калса, икенчесе ярым финалга кадәр барып җитте.
Бүген кич Дөнья кубогы ияләре Казанга әйләнеп кайта. Триумфаторларны каршы алырга теләүче җанатарлар өчен “Казан” аэропортына автобус бирелә. Ул кичке тугызынчы 15 минутта “Ракета” стадионыннан кузгала, дип хәбәр итә “Динамо-Казан” хоккей клубының рәсми сайты.