news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә йөзү буенча чемпионат узачак

Ярышларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк

(Әгерҗе, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 24 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «ОЛИМП» спорт комплексында йөзү буенча Әгерҗе районы чемпионатының III этабы узачак.

Ярышларда Әгерҗе шәһәре оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре һәм Әгерҗе районы авыл җирлекләре җыелма командалары катнашачак.

Ярышларда 50 метр дистанциягә йөзәчәкләр һәм эстафета йөзүе була.

Катнашу өчен гаризалар 22 сентябрьгә кадәр olimpfok@gmail.com почтасына кабул ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100