Чаңгылы роллерлар буенча TeamSprint 2017 ачык чемпионат Казанда үтәчәк

TeamSprint (командалы спринт) – команда белән узыш, ир-атлар 6 этапта 12 чакрымны, ә хатын-кызлар 4 этапта 8 чакрымны уза.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 20 августта Татарстан башкаласында чаңгылы роллерлар буенча TeamSprint 2017 ачык Казан чемпионаты узачак. Ярышлар Республика һәм шәһәр көненә багышланган, дип хәбәр итә оештыручылар.

TeamSprint (командалы спринт) – команда белән узыш, ир-атлар 6 этапта 12 чакрымны, ә хатын-кызлар 4 этапта 8 чакрымны уза.

Ярышлар 3 яшь категориясе буенча үткәрелә: 1 төркем 1982-1999 елгы ир-атлар, 2 төркем – 1981 елгы ир-атлар һәм өлкәнрәкләр, 3 төркем 1999 елгы хатын-кызлар һәм өлкәнрәкләр.

Чемпионат ахырында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.