Илсур Метшин: ”Чын Европа мохитендә Европача футбол карадык”

“Казан-Арена” стадионында “Рубин “ һәм “Локомотив” футбол командалары очрашты

 (Казан, 18 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә “Казан-Арена” стадионында “Рубин “ һәм “Локомотив” футбол командалары очрашты.

“Футболчылар матур уен күрсәтте, бу вакыйганы республикада, Казанда футболның җиңүе дип атарга мөмкин. Чара аншлаг белән узды. Элек Казанга иң күбе 22-24 мең җанатар җыелган булса, бу юлы без бу рекордны уздык”, - диде Казан шәһәре җитәкчелегенең бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин. - Трибуналарның шаулап торуы да күңелле вакыйга. Чын футбол стадионында, чын футбол карау — үзе истәк алырлык. Без чын Европа мохитендә, Европача футбол карадык”.

Искәртеп үтәбез, “Рубин” - “Локомотив” уенын карарга “Казан-Арена” стадионына 37 меңгә якын җанатар килгән иде. Уен 1:1 исәбе белән тәмамланды.

Матч алдыннан 2018 нче елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган истәлек стендын ачу тантанасы да булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры Виталий Мутко, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.