Энергетиклар Зур Фролово мәктәбенә көтелмәгән бүләк ясады

Бу мәктәптә 48 бала укый

 (Казан, 18 август, “Татар-информ”). Буа районы энергетиклары 48 бала белем алучы Зур Фролово төп белем бирү мәктәбенә көтелмәгән бүләк ясадылар – 50 мең сумлык спорт кирәк-яраклары белән сөендерделәр.

Район электр челтәрләренең узган ел район оешма-предприятиләре арасында узган спартакиадада өченче урын алган командасының игелекле гамәле ул. “Акчаны берәр мәктәпкә бирәчәгебезне алдан ук хәл иттек. Зур Фроловоның директоры Илгиз Ханбиков белән күптән хезмәттәшлек итүебез һәм аның ике ел элек энергетика өлкәсе буенча республика конкурсында җиңүе өчен сайладык”, – дип һөнәр берлеге комитеты рәисе Надежда Быченкова фикерен белдерә районның “Байрак” газетасы.