Россия волейболчылары Дөнья лигасында "Алтылык финалы"на узды

Сергей Шляпников җитәкләгән команда төркем этабының соңгы турында Иран командасыннан өстен чыкты.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россиянең волейбол буенча ир-атлар җыелма командасы Дөнья лигасының "Алтылык финалы"нда катнашу хокукын яулады. Бүген төркем этабының соңгы турында Сергей Шляпников җитәкләгән команда Иран волейболчыларын тар-мар итте – 3:0 (26:24, 25:18, 25:18). Польшада узган әлеге матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып 13 очко туплаган Егор Клюка танылды.

Шулай итеп, Россия волейболчылары төркем этабындагы 9 матчның бишесен җиңү белән төгәлләде. Моңа кадәр ил җыелмасы Аргентина (3:0), Италия (3:2), Польша (3:0) һәм Америка (3:2) командаларын откан, ә Франция (1:3, 1:3), Болгария (2:3) һәм Америка (0:3) волейболчыларына оттырган иде.

"Алтылык финалы" 4-8 июльдә Бразилиядә уза. Анда мәйдан хуҗалары һәм Россия командаларыннан тыш Франция һәм Сербия командалары да катнашачак. Тагын ике юллама өчен Канада, Польша, Бельгия, Америка һәм Болгария волейболчылары көрәшә.