“Рубин” командасы җанатарлар өчен уздырачак ачык тренировкага заявкалар кабул ителә

Шулай ук “Рубин” җанатарлары һәм администрациясе катнашындагы матчка барырга була

 (Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). 20 июньдә Казанның “Рубин” командасы җанатарлар өчен инде традициягә әйләнеп өлгергән җәйге чара уздырачак – бу көнне теләге булган барлык кешеләр дә яраткан командаларының ачык тренировкаларына, шулай ук “Рубин” җанатарлары һәм администрациясе катнашындагы матчка бара алачак.

“Рубин” матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 16.30 сәгатьтә Копылов ур., 2 адресы буенча Яшь футболчыларны әзерләү үзәгендә җанатарлар җыела башлаячак. Соңыннан җанатарлар клуб базасы территориясендәге кырларның берсенә китәчәкләр, 17.00 сәгатьтә ачык тренировка башлана. Футболчылар тренировка үткән арада җанатарларны конкурс һәм викториналар белән күңел ачу программасы көтә.

Тренировка тәмамланганнан соң уенчылар белән автограф-, фотосессия үтәчәк. Чараны административ состав һәм “Рубин” футбол клубы җанатарлары арасындагы Илһам Харисов истәлегенә багышланган дустанә матч тәмамлаячак, ул “Рубин” стадионында 20.00 сәгатьтә башлана.

Җанатарлар матчында катнашу өчен 19 июньнең төшке аш вакытына кадәр mnenie@rubin-kazan.ru электрон почтасына заявка җибәрү сорала. Урыннар чикле, тулырак мәгълүматны 8-800-550-1958 телефон номеры аша белешеп була.