ТРдан Алсу Мортазина җиңел атлетика буенча Россия Кубогында “бронза” яулаган

Ярыш нәтиҗәләре Казандагы Универсиадада катнашачак Россия җыелма командасы составына эләгү мөмкинлеген бирә

 (Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама җиңел атлеты Алсу Мортазина җиңел атлетика буенча Россия Кубогында “бронза” яулаган.

Ярышлар Казандагы Универсиадада катнашачак Россия җыелма командасы составына эләгү мөмкинлеген биргән.

“Нефтехимик” СК вәкиле Алсу Мортазина 14 м 54 см нәтиҗә күрсәткән һәм җиңүче Екатерина Коневага, икенче урын алган Ирина Гуменюкка юл биреп, бронза медаль яулаган.

Алсу Мортазинаның Универсиада командасы составына эләгү мөмкинлеге зур. Россия җыелма командасы составы якын арада билгеле булачак, дип хәбәр итә “Нефтехимик” спорт клубы матбугат хезмәте.