“Олимп” казанлылар өчен үз ишекләрен ача

Бүген Казанның “Олимп” Спорт комплексында Ачык ишекләр көне уза
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Олимп” Спорт комплексында Ачык ишекләр көне уза.
Спорт комплексы спортның уен төрләре, кара-каршы көрәш һәм фитнес юнәлешләрендә эшләячәк. Бирегә җыелучыларга аның эше һәм үсеш перспективалары хакында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Туполев исемендәге КДТУ ректоры Юрий Гортышев, шулай ук “Олимп” спорт комплексы директоры Ренат Йосыпов сөйләячәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы матбугат хезмәте.
Ачык ишекләр көне программасында – “Спорт менеджеры” белгечлеген тәкъдир итү һәм республика балалар – яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләрнең чыгышы.
Искәртеп узабыз, Әмирхан проспекты һәм Чистай урамы кисешкән урында “КАИ-Олимп” физкультура-сәламәтләндерү комплексы 17 май көнне Казанга FISUның бәяләү комиссиясе килгән вакытта ачылган иде.
Спорт комплексын төзү өчен 150 миллион сум акча тотылган. Корылманың гомуми мәйданы 3200 квадрат метр тәшкил итә. Беренче чиратта ул Туполев исемендәге КДТУ студентларының физкультура дәресләрен үткәрү өчен төзелгән. Өстәвенә, биредә спортның уен төрләре – футбол, гандбол, волейбол, баскетбол, теннис һәм кара-каршы көрәшнең кайбер төрләре үстереләчәк. Яңа сезонда биредә гандбол буенча Россия чемпионатының Суперлига матчлары узачак.
Яңа комплекста шәһәрнең гандбол һәм баскетбол буенча балалар спорт мәктәпләре урнашыр дип ниятләнә. Шулай ук биредә республика, шәһәр һәм район дәрәҗәсендәге спорт ярышлары да уздырылачак.
Синтетик өслекле уен залының мәйданы 42х24 метр, кара-каршы көрәш залы мәйданы – 20х24 метр, тренажерлар залы 300 квадрат метр тәшкил итә. Залларда спортның уен төрләре өчен заманча җиһазлар, нәфис гимнастика өчен келәмнәр, татами, боксерлар рингы, тренажерлар урнаштырылган. Шулай ук 8 киенү бүлмәсе, 500 тамашачы урыны бар.
Комплексны карап тоту өчен ел саен 10 миллион сум акча таләп ителә. Шуңа күрә биредә түләүле фитнес, аэробика, пилатес төркемнәре оештыру ниятләнә.