Гагарин Кубогы финалының өченче матчына "Ак Барс" командасы составы билгеле булды

“Ак Барс” белән ЦСКА командаларының өченче уены бүген Мәскәүдә уза.

(Мәскәү, 18 апрель, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанның “Ак Барс” командасы тренерлар штабы Гагарин Кубогы финалының өченче матчында Мәскәүнең ЦСКА командасына каршы уенда уенчыларны алыштырмады. Бу хакта Казан клубының рәсми telegram-каналы хәбәр итә.

“Ак Барс” капкасын Эмиль Гарипов саклаячак.

1нче звено: Иржи Секач — Антон Ландер — Джастин Азеведо — Андрей Марков — Альберт Яруллин;

2нче звено: Станислав Галиев — Владимир Ткачев — Данис Зарипов — Рафаэль Батыршин — Никита Лямкин;

3нче звено: Артем Лукоянов — Александр Бурмистров — Алексей Потапов — Атте Охтамаа — Роман Манухов;

4нче звено: Михаил Глухов — Александр Свитов — Роб Клинкхаммер — Михаил Сидоров.

“Ак Барс” белән ЦСКА арасында Гагарин кубогы финалы 14 һәм 16 апрельдә Казанда ике матч белән башланды. Ике уенда да казанлылар җиңүгә иреште. Өченче матч бүген, 18 апрельдә 19.30 сәгатьтә башлана.