Казанда Махсус Олимпиада биш спорт объектында узачак

Дүрт объект инде төзелгән, Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексын сентябрь аенда тапшыру планлаштырыла.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак биш спорт объекты билгеле булды. Бу хакта «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасы генераль директоры Максим Денисов сөйләде.

Дүрт объект инде спортчыларны кабул итәргә әзер, тагын берсе - Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексын бу елның сентябрендә файдалануга тапшыру күздә тотыла, диде спикер.

«Спорт сараенда шорт-трек һәм фигуралы шуу буенча ярышлар узачак, „Буревестник“ стадионында кар чабаталарында (снегоступы) йөгерү, Теннис академиясендә — флорбол, тау чаңгысы комплексында тау чаңгысы һәм сноуборд буенча ярышлар оештырылачак, ә Мирный бистәсендә спортчылар чаңгы ярышларында ярышачак», — дип аңлатты Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе башлыгы.

Ул барлык әзер объектларда да сынау ярышлары узды инде, шул исәптән Россия Махсус Спартакиадасы да, дип искәртте.