Чирмешәннән 74 яшьлек агай 16 килолы герне 75 тапкыр чөйде

Биредә район мөхтәсибәте оештырган мөселманнар спартакиадасы узды

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). Район мөхтәсибәте оештырган мөселманнар спартакиадасында Чирмешәннән 74 яшьлек Солтан Хәлиуллин 16 килограммлы герне 75 тапкыр һавага чөйде. Әлеге бәйгедә яшьләр генә түгел, олы яшьтәге мәчет картлары да үзләренең көчләрен сынады.

Спартакиадада җиде авылдан килгән 130лап кеше катнашты. Дин юлындагы райондашларыбыз йөзү, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тартышу, өстәл теннисы, волейбол һәм мини-футбол буенча да осталыкларын күрсәттеләр.

Өстәл теннисында, аерым һәм эстафета йөзүендә дә алдынгылыкны бирмәгән Түбән Кәминкә командасы гомумкоманда беренчелегендә дә беренче булды, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” басмасы.