Паралимпиаданың бронза призеры Марта Зәйнуллинаны Казанда тантаналы рәвештә каршы алдылар

Татарстан спортчысы Уеннарда 1 км арада чаңгы спринтында 3 нче урын алды

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Казан аэропортында тантаналы рәвештә Паралимпиаданың бронза призеры Марта Зәйнуллинаны каршы алдылар.

Татарстан чаңгычысын ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, шулай ук Марта Зәйнуллинаның тренерлары - Ирина Полякова һәм Фәридә Сәфиуллина сәламләде.

“Без Россия җыелма командасындагы барлык паралимпиячеләр өчен борчылдык һәм җан аттык, команда составында ике Татарстан спортчысы чыгыш ясады, - дип билгеләде Х.Шәйхетдинов. – Марта 1 км арада спринтта чыгыш ясаганнан соң, мин ике тапкыр еладым. Беренче тапкыр - 0,1 секундка немец спортчысына оттырып, дүртенче булгач. Икенче тапкыр - Андреа Эскау кагыйдәләрен бозуын танып, Марта өченче булгач”.

Марта Зәйнуллинаның чаңгы ярышы буенча тренеры Фәридә Сәфиуллина сүзләренчә, Паралимпиадада яуланган һәр медаль спортчы өчен алтын кебек, чөнки алар барлык көчләрен куйдылар һәм мөмкин булганча барын эшләделәр.

Паралимпиаданың бронза призеры тренеры Ирина Полякова билгеләп үткәнчә, Марта Зәйнуллинаны Уеннарга җибәргәндә, алар медальгә өметләнгән. Ул сөйләгәнчә, Уеннарга әзерлек җитди булган, якынча 4 ел элек башланган. “Җиңүләр җиңел бирелми, шуңа күрә 3 нче урын безнең өчен беренче кебек. Бу медаль безнең рухыбызны күтәрде, тагын да күбрәк эшләргә рухландырды”, - дип билгеләде М.Зәйнуллинаның биатлон буенча тренеры И.Полякова.

Татарстан чаңгычысы журналистларга әйткәнчә, ул өйгә кайтуына һәм ял итүенә шат. Ялга аның вакыты күп түгел: инде 24 нче мартта Марта Зәйнуллина Ижевскида узачак Россия чемпионатына китә.