Ютазы чаңгычылары Татарстан чемпионатында призлы урын алды

Алар спринтер ярышларында классик һәм ирекле стильдә көч сынашты.

(Ютазы, 18 февраль, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы чаңгычылары өч көн рәттән Зәй шәһәрендә узган Татарстан чемпионатында катнашты. Район спортчылары призлы урынны алды. бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар республиканың иң көчле чаңгычылары-узышчылары белән спринтер ярышларында классик һәм ирекле стильдә көч сынашты.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча Ютазы районы командасы мактаулы өченче урынга лаек булды.