Васил Шәйхразиев: Февраль азагында зур чаңгы ярышлары үткәрү бер матур йолага әйләнде

Татарстанның премьер-министр урынбасары Казан янында Юдинодагы "Локомотив" стадионында "Россия - чаңгы юлы"н тантаналы ачуда катнашты.

(Казань, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Татарстанның премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев Казан янында Юдино "Локомотив" стадионында "Россия - чаңгы юлы"н тантаналы ачуда катнашты.

"Татарстан Президенты hәм республика Хөкүмәте исеменнән, шулай ук шәхсән үземнең исемнән  "Россия - чаңгы юлы"нда катнашучыларның hәркайсын да тәбриклим. Росиядә hәм шулай ук Татарстанда да февраль азагында зур чаңгы ярышлары үткәрү бер матур йолага әйләнде. Без аңа hәрвакыт яхшылап әзерләнәбез, hәрбер муниципалитет чаңгы юлына мөмкин кадәр күбрәк шуучыларны чыгарырга тырыша.

Бүгенге көнгә инде "Россия - чаңгы юлы"на 170 мең татарстанлы чыкты. Без, спорт корылмаларын hәм спорт командаларын исәпләп, чын-чынлап, Россиянең спорт башкаласы булып торабыз. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган: спортсменнар да, судья hәм тренер составлары да бар. Без бүген hәрбер муниципалитетта балаларга бәләкәйдән үк спортка hәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлегебез бар", - дип билгеләп үтте ул.