Нигъмәтуллин шаккатыруын дәвам итә

Нигъмәтуллин шаккатыруын дәвам итә

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Җиһангиров). Грозныйның "Терек" командасының яңа уенчысы Руслан Нигъмәтуллин кабат "капкачы" номерен сайламады. Яңа сезонда "Терек" голкиперы киемендә "27" саны торачак. Капка сакчылары өчен гадәти булмаган номерларга хирыслык Нигъмәтуллинда беренче тапкыр 74нче номер астында Италиянең "Верона"сында чыгыш ясаганда күренде. Ә Руслан ЦСКАга күчкәч 35нче номерны алды, "Локомотив" өчен уйнаганда исә, "тугызлы"ны сайлады.